+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Туймазыда яңа балалар поликлиникасы ачыла

Беренче пациентларны табиблар 10 гыйнвардан кабул итә башлый.

Туймазы үзәк район дәваханәсенең балалар поликлиникасы 10 гыйнварда беренче пациентларны кабул итәчәк. 5,5 мең квадрат метрдан артык мәйданлы яңа өч катлы бина сменага 300 кешегә исәпләнгән. Төзелешнең гомуми бәясе 336 миллион сум тәшкил иткән. Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.
Туймазы районына эш сәфәре барышында яңа дәваханә бинасын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карап чыкты. Республика җитәкчесе табиб һәм процедура кабинетларын карап чыкты, пациентларны кабул итү ничек оештырылачагы белән кызыксынды.
Яшь белгечләр һәм медицина персоналы белән очрашуда төбәк җитәкчесе республика сәламәтлек саклау оешмаларының матди-техник базасын ныгытуны, Башкортстанда эшләргә теләгән югары уку йортларының табибларына һәм чыгарылыш укучыларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, дип белдерде. Район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге белән Радий Хәбиров хирургия корпусын төзү һәм өлкәннәр поликлиникасын капиталь ремонтлау буенча планнар турында фикер алышты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: