+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Белоретта сөт фабрикасы ачылды

2020 елның гыйнварыннан сөт продукциясе белән тәэмин ителү республиканың барлык районнарын һәм шәһәрләрендә оештырылачак.

Бүген Белоретта ачылган сөт җитештерү фабрикасы — быел Башкортстанда эшли башлаган сөт кухняларының дүртенчесе булды, дип хәбәр итә төбәкнең Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Республикада сөт кухнялары челтәрен булдыру Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында тормышка аша.
Белореттагы сөт кухнясы ташламалы категориядән булган өч яшькә кадәрге 1,2 мең баланы үз продукциясе белән түләүсез тәэмин итәчәк. Белорет районыннан тыш, сөт ризыклары Учалы һәм Архангельск районнары да тәэмин ителәчәк.
— 2019 елда без дүрт җитештерү фабрикасы булдырдык. Сөт кухнялары Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет шәһәрләрендә эшли башлады. Бүгенге көндә ташламалы категориядәге 5 мең бала сөт продукциясе ала да инде. 2020 елның гыйнварыннан сөт продукциясе белән тәэмин ителү республиканың барлык районнарын һәм шәһәрләрен үз эченә алачак, — дип ассызыклады Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.
Фото:ведомствоның рәсми сайтыннан.
Читайте нас: