+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабыйларны яңа бакча көтә!

Уфа районының Зубово авылында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше бара.

Төзелеш барышын шушы көннәрдә, Иглин һәм Уфа районнарына эш сәфәре барышында, БР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров тикшерде.
Ике катлы яңа балалар бакчасының гомуми мәйданы – 3800 квадрат метр. Объектта эчке эшләр тәмамланган, якын көннәрдә биналарга җиһазлар урнаштырылачак.
Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Балалар бакчасы киләсе ел башында файдалануга тапшырылырга тиеш.
Андрей Назаров генподрядчы алдына моның өчен барлык эшләрне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү бурычын куйды.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: