+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республика укучылары заманча шартларда белем ала

2019 елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга федераль бюджеттан 1,23 миллиард сум җәлеп ителгән.

Республиканың 54 районында “Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле 133 мәгариф үзәге ачылды. Әйтик, Туймазы районының Субханкол авылы һәм Белорет районының Абзаково урта мәктәпләрендә укучылар алган белемнәрнең гамәлдә куллануын тәэмин итүче предприятиеләр һәм югары уку йортлары белән үзара элемтә оештырылган.
46 муниципаль районда 43 спорт залы һәм 40,7 миллион сумлык 5 ачык корылма ремонтланды һәм җиһазландырылды.
63 муниципалитетта “Санлы белем бирү мохите” проекты гамәлгә ашырылды, аның иң актив катнашучысы – Уфа районының Миловка урта мәктәбе. Гади авыл мәктәбендә дәресләр санлы белем бирү ресурсларыннан файдаланып үткәрелә. Шул ук мәктәптә республикада беренче агрокласс ачылды.
22 белем бирү оешмасында универсаль каршылыксыз мохит булдырылган һәм ишетү, күрү һәм хәрәкәт аппараты кимчелекләре булган балалар өчен махсус җиһазлар сатып алынган. 12 коррекцион белем бирү оешмасы 50,3 миллион сумлык матди-техник базаны яңартты.
Республиканың 6 колледжында заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр нигезендә 30 яңа остаханә ачылды.
Ишембай, Баймак районнарында һем Октябрьский шәһәрендә технопарклар ачылган. Хәзер алар 11гә җитте. Технопарклар челтәре үсеше табигый-фәнни һәм техник иҗат белән шөгыльләнүче балалар санын 36 543 кешегә кадәр арттырды.
2019 елның декабрендә сәләтле балалар өчен “Сириус” федераль үзәге белән охшаш рәвештә оештырылган “Аврора” республика талантлар үзәген ремонтлау һәм җиһазландыру буенча эшләр тәмамланды. Үзәк төзүгә 211,1 миллион сум күләмендә федераль грант алынган, гомуми суммасы 283,6 миллион сум.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: