+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2020 елда — өч полилингваль мәктәп

Агымдагы елда республика мәгариф системасын җитди үзгәрешләр көтә.

Узган елның соңгы көннәрендә Башкортстанда 2020 елга белем бирү бурычлары билгеләнде. Алар барысы да Хөкүмәттәге оператив киңәшмә барышында яңгырады.
— Киләсе елга мәгариф системасын үстерү бурычлары — мәктәпкәчә белем бирүнең йөз процентка үтемлелеген тәэмин итү, икенче сменада укучылар санын алты процентка кадәр киметү, тагын өч полилингваль мәктәп ачу, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын комплекслы модернизацияләү һәм капиталь ремонтлау проектын гамәлгә ашыру, тагын 100 мең укучы өчен санлы белем бирү өчен шартлар тудыру, “Ворлдскиллс" стандартлары буенча алдан һөнәри әзерлек үзәген ачу, студентлар фикерен һәм иҗатын берләштерү урынына әвереләчәк вузара студентлар кампусы төзелешен башлау, авыл җирендә эшләүче 150 яшь укытучыга грант бирү, Башкортстан Республикасының Фәнни-белем бирү үзеген оештыру һәм Евразия федераль университетына нигез салу, — диде киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин. — Киләсе елда без укучыларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту эшен дәвам итәчәкбез, 2020 елның февралендә үтәчәк икенче мәктәп форумы да шуңа багышланачак.
Билгеле булуынча, белем бирү өлкәсендәге шушы мөһим эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектларына ярашлы тормышка аша.
— Санап үтелгәннәрнең барысы да, балаларыбыз мәктәптән сәламәт, әхлакый яктан чиста һәм, әлбәттә, интеллектуаль әзерлекле булып чыкса гына әһәмияткә ия, — дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, республикада мәктәпләрне, балалар бакчаларын реконструкцияләүгә, территорияләрен төзекләндерүгә шактый күп акча бүленә. 2020 елда бу мәсьәләгә комплекслы якын киленәчәк.
— Шартлы рәвештә әйткәндә, бер мәктәпкә кереп, анда капиталь ремонт та (әгәр кирәк икән), мәктәп территориясен дә, спорт мәйданчыгын да төзекләндерәчәкбез. Нәтиҗәдә, бу яңа мәктәп булачак, — диде Радий Хәбиров. — Әлбәттә инде, безне 2020 елда өч полилингваль мәктәп ачу көтә. Мондый мәктәпләр республикада югары сыйфатлы белем бирү локомотивлары була алыр, дип чын күңелдән ышанам.
Фото:utv.ru
Читайте нас: