+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Арланда — яңа мәдәният йорты

Авыл халкы 2020 елны шатлыклы вакыйга белән каршы алды.

Краснокама районының Арлан авылы халкы 2020 елны шатлыклы вакыйга белән каршы алды. Биредә Яңа ел алдыннан күпфункцияле авыл мәдәният йорты ачылды.
Өр-яңа мәдәният учагында 200 кешегә исәпләнгән тамаша залы, дискотека, ял, балалар өчен уен бүлмәләре, музей, физкультура-сәламәтлек ныгыту залы, модельле китапханә бар. Әлеге көндә мәдәният йортында 14 түгәрәк эшләп килә.
Мәдәният йортын ачу тантанасында җыр-моңга сәләтле, чәмле Арлан халкы кунакларны иҗади коллективлар катнашлыгындагы концерт белән каршы алды.
Төбәкләрдә яңа мәдәният учакларын ачу Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла. Арлан авылында ачылган күпфункцияле үзәк тә шушы максатлы эшнең чагу бер мисалы. Күпмилләтле халык яшәгән төбәктәге бу мәдәният йорты озак еллар халыкка хезмәт итсен, гөрләп торсын!
Фото: krasnokama.bashkortostan.ru
Читайте нас: