+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Гаилә күге тыныч булсын өчен

Республикада 100 гаилә медиаторы булачак.

Имамнар, руханиләр, гаилә белән эшләү буенча белгечләр, опека һәм попечительлек органнары, отставкадагы судьялар, балалар омбудсмены аппараты, психологлар укулар узып, гаилә медиаторларына әйләнәчәк. Медиатор — гаиләдәге катлаулы проблемаларны, конфликтлы хәлләрне чишәргә ярдәм итүче белгеч булачак. Бу максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр”федераль проекты буенча тормышка ашырылачак.
"Укыту М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының Өстәмә белем бирү институты мәйданчыгында узачак. Нәкъ биредә гаиләләр һәм аларның проблемалары, конфликтлары белән эшлиләр, шуңа күрә медиатив технологияләрне, конфликт-менеджмент нигезләрен белү — хәзерге шартларда аеруча кирәк”, — дип ачыклык кертә тренер Максим Беляев.
Тренер-медиатор укый торган курс тәмамлангач, «студентлар» имтихан тапшырырга, квалификацияне күтәрү турында таныклык алырга һәм гаилә медиаторлары сафын тулыландырырга тиеш.
Фото:ru.freepik.com
Читайте нас: