+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Чыршыларны чыгарып ташламыйк!

Яңа ел бәйрәмнәренә киселгән купшыкайларны икенчегә файдалы кулланып була.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән гомумдәүләт проектлары арасында экологиягә, урманнарны саклауга кагылышлылары да бар. Бу җәһәттән республикада агачлар утырту гына түгел, урманнарны саклау, киселгән агачларны нәтиҗәле куллану эше дә киң җәелдерелгән. "Чыршыларны — йомычкага" экологик акциясе шушы максатлы эшнең ачык мисалы.
Яңа ел бәйрәмнәренә киселгән чыршыларны икенчегә файдалы куллану максатыннан Уфада 11, 12, 18 һәм 19 гыйнварда "Чыршыларны — йомычкага" экологик акциясе узачак.
Уфа хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ылыслы агачларны арытаба эшкәртү максатыннан Уфаның 24 мәйданында тапшырып булачак. Акциянең максаты — калдыкларны аерым җыюга гражданнарның игътибарын җәлеп итү һәм чыршыларны арытаба эшкәртү.
Билгеле булуынча, былтыр бу чара кысаларында ике көндә меңнән артык чыршы җыелып, арытаба эшкәртүгә озатылды.
Фото:abnews.ru
Читайте нас: