+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп укучыларына — 125 мең сум грант

Аңа кемнәр дәгъва итә ала?

Премьер-министр Дмитрий Медведев сәләтле укучыларга грантлар бирү кагыйдәләрен раслады. 125 мең сум күләмендәге сумма бер тапкыр түләнәчәк. Грантлар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектын һәм “Русия Федерациясенең санлы икътисады” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында биреләчәк.
Грантка кемнәр дәгъва итә ала? Урта һәм югары сыйныф укучылары (5-11 сыйныфлар) — математика, информатика һәм санлы технологияләр өлкәсендә олимпиадаларда һәм башка интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар. Чараның дәрәҗәсе югарырак булган саен (төбәк дәрәҗәдән алып халыкара дәрәҗәгә кадәр), йомгаклау исемлегенә эләгү мөмкинлеге дә зуррак.
Быел 850 укучыга грантлар бирү планлаштырыла. Дәгъва кылучыларны махсус комиссия сайлап алачак. Сайлап алуның төп критерийлары арасында: олимпиадалар һәм конкурслар, шулай ук гамәли кулланып булган фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре.
Быелдан башлап грант алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтында (госуслуги) шәхси кабинетның «Минем белемем» бүлегендә бирергә мөмкин булачак. 2020 елда грант алу өчен гаризаны 10 октябрьгә кадәр, алдагы елларда 10 июньгә кадәр бирергә мөмкин.
Фото:nauka.vesti.ru
Читайте нас: