+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Пособие арттырылды

Сүз балаларны тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләр турында бара.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, республикада күпбалалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль яклау чаралары арттырыла. Балаларны тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләргә пособие күләме арттырылу да шушы максатлы эшнең ачык бер мисалы.
«Закон ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыруның гаилә төрләрен үстерүне стимуллаштыру, ата-аналарны алмаштыручы кешеләрне матди кызыксындыру максатларында кабул ителде, бу киеренке демографик хәл шартларында аеруча мөһим», — диде Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Әлеге законны тормышка ашыру өчен төбәк бюджетына 68 миллион сумнан артык акча салынды. Шулай итеп, айлыҡ пособиеның иң югары күләме – 11 мең 699 сум. Бер балага исәпләнгән минималь пособие күләме – 6 мең 604 сум.
Мондый индекслау республикада даими үткәрелә. 2018 елда Дәүләт җыелышы-Корылтай карары белән пособиеләр 16 процентка арткан. 2020 елның гыйнварыннан, узган елдагы кебек үк, индекслау 4 процент тәшкил итте.
Фото:социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: