+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфа “Җиңү урамы” проектында катнаша

Башкалада Бөек Җиңү көненә багышлап яисә сугышта катнашкан геройлар исеме белән аталган урамнар һәм юллар ремонтланачак.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгели. Шушы мөһим дата уңаеннан Русиядә Җиңү көненә бәйле булган яисә Бөек Ватан сугышы каһарманнарының исемен йөрткән урамнар һәм юллар ремонтланачак. Ремонт Русиянең Транспорт министрлыгы тарафынан Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты чикләрендә башкарылачак.
Әлеге акциягә Уфа шәһәре дә кушыла. Башкалада Бөек Җиңү көненә арнап яисә сугышта катнашкан геройлар исеме белән аталган 22 урам исәпләнә. Шәһәр хакимияте сайтында юбилей елы дәвамында ремонтланачак урамнар исемлеге басылган.
Әйтик, Революция урамыннан Достоевский урамына кадәр, Чернышевский урамыннан Воровский урамына кадәрге участоклар яңартылачак. Шулай ук Уфа шоссесыннан алып Маршал Жуков урамына кадәрге юл да төзекләндереләчәк. Ә инде Мостай Кәрим урамындагы ремонт дәвам итәчәк.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: