+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

600 мең сум алучы гаиләләр арта

Элек мондый төр ярдәм 18 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә генә күрсәтелде.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты чикләрендә республикада күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юллары уйланыла. 2020 елның 1 гыйнварыннан узган елның октябрендә кабул ителгән “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” Закон үз көченә керү дә шушы максатлы эшнең нәтиҗәсе. Документ дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 600 мең сум күләмендә акчалата түләүгә хокукы булган күпбалалы гаиләләр исемлеген киңәйтүне күздә тота. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
"Элек әлеге төр ярдәм 18 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк бала яшәүче гаиләләргә бирелде. Хәзер дәүләттән 600 мең сумны 23 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр алачак. Шул рәвешле, әлеге финанс ярдәмен алучылар даирәсе сизелерлек киңәйтелде", — дип ассызыклады Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Парламент спикеры билгеләп үткәнчә, элек сигез бала арасында аерма 18 елдан артык булган күпбалалы гаиләләр бер тапкыр түләүгә хокукны автоматик рәвештә югалткан.
Моннан тыш, мәктәпне тәмамлаганнан соң 18 яшьтән өлкәнрәк балалар югары уку йортларында һәм колледжларда укуларын дәвам иткән гаиләләр дә бу түләүдән мәхрүм ителеп килде.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: