+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров: “Вәгъдә иттек — эшлибез”

Башкортстан мәктәпләрендә җиһазландырылган стоматология кабинетларын булдыру дәвам итә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә шушы җәһәттән башкарылган эшләр турында бәян итте.
"Вәгъдә иттек — эшлибез. Мәктәпләрдә 153 стоматология кабинеты инде эшли, шушы көннәрдә тагын 61ендә ремонт эшләрен төгәлләдек. Җиһазлар балалар стоматологиясе өчен барлык таләпләрне исәпкә алып эшләнгән, яңа, заманча. Мондый якты һәм матур диварларда балалар тешләрен дәвалаудан курыкмаячак”, - дип ассызыклаган төбәк җитәкчесе.
Билгеле булуынча, республикада “Сәламәт елмаю” модуле кертелә. Бу мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек” саклау гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында республиканың 800дән артык укучысы булган мәктәпләрендә стоматология кабинетлары барлыкка киләчәк.
Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битеннән.
Читайте нас: