+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Туймазыда балалар поликлиникасы ачылды

Табиблар беренче көнне үк кечкенә пациентларны кабул итте.

Кичә, 10 гыйнварда, Туймазы үзәк район дәваханәсенең яңа балалар поликлиникасы рәсми рәвештә файдалануга тапшырылды һәм шул үк көнне үзенең беренче кечкенә пациентларын кабул итте. Медицина оешмасы Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде. Балалар поликлиникасының 5,5 мең квадрат метрдан артык мәйданлы өч катлы бинасы сменага 300 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Төзелешнең гомуми бәясе 336 миллион сум тәшкил итте.
Кунаклар бирегә килгән кечкенә пациентларның, аларның әти-әниләренең поликлиникага башлыча авыруларны профилактикалау максатында гына мөрәҗәгать итүен, авырулардан бик тиз терелүен, балалар поликлиникасы коллективына эшләрендә уңышлар, һөнәри осталык теләде.
Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов ике яшь медицина хезмәткәрләренең гаиләсенә муниципалитеттан бер һәм ике бүлмәле фатирлар ачкычлары тапшырды.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: