+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа Ямурзада балалар бакчасы ачылды

Моңа кадәр әти-әниләргә сабыйларын район үзәгенә йөртергә туры килә иде.

Балтач районының Яңа Ямурза авылында балалар бакчасы ачылды. Авыл халкы күптән көтеп алган мәктәпкәчә мәгариф оешмасы Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү” төбәк программасы кысаларында барлыкка килде.
Балалар бакчасы буш административ бинада ачылды. Аның икенче катында капиталь ремонт үткәрелде һәм кирәкле шартлар тудырылды. Моның өчен 2 миллион сум акча бүленде.
Моннан берничә ел элек Яңа Ямурза авылында балалар саны җитәрлек булмау сәбәпле, мәктәпне дә япканнар иде. Әмма соңгы вакытта хәл үзгәрә – сабыйлар саны арта. Якында гына Иштирәк авылы урнашкан. Ике авылга мәктәпкәчә яшьтәге 40тан артык бала исәпләнә.
“Бу авылда балалар өчен өстәмә урыннар булдыру ихтыяҗы зур. Күп кенә ата-аналар балаларын район үзәгенә йөртергә мәҗбүр булды. Ә бу якын ара түгел. Шуңа күрә биредә яңа балалар бакчасы ачу кирәклеге турында карар кабул ителде”, — ди Балтач районының мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова.
Яңа балалар бакчасы 20 балага исәпләнгән. Төркем бер, төрле яшьтәге – 1,5-3 яшькә кадәр. Сабыйларның әти-әниләре, балалары үсеп җитүгә, авылда мәктәп тә ачылыр, дип өметләнә.
Фото:bash.news
Читайте нас: