+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа бакча – авыл күрке булачак!

Радий Хәбиров Тәтешле районына эш сәфәре барышында Иске Күрдем авылындагы балалар бакчасының төзелеше белән танышты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Тәтешле районына эш сәфәре барышында балалар бакчасының төзелеше белән танышты.
Тәтешле районының Иске Күрдем авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Ул республика Социаль максатлы программалар фонды аша финанслана һәм аның бәясе 94,5 миллион сум дип бәяләнә. Әлеге максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Төзүчеләр объектны агымдагы елның июлендә тапшырырга планлаштыра. “БНЗС” трестының 15нче төзелеш фирмасы җитәкчесе Әлтаф Хәсәнов төбәк Башлыгына балалар бакчасы бинасында физкультура, музыка заллары, медицина, азык-төлек блоглары урнашачак, дип сөйләде.Биредә проект буенча ике функциональ зона булачак: күләгәле түбәләр белән җиһазландырылган уен зонасы һәм хуҗалык зонасы. Төзүчеләр әлеге вакытта стеналарны күтәрә.Иске Күрдем авылындагы иске балалар бакчасы 1985 елда төзелгән һәм инде заманча таләпләргә җавап бирми. Анда бүген 50 бала йөри. Иске балалар бакчасының үз азык-төлек блогы бар, анда балаларга урындагы продуктлардан ризыклар әзерлиләр. Сөт ризыкларын район үзәгеннән, урындагы сөт комбинатыннан алып киләләр.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: