+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Штәнде укучылары яңа мәктәптә белем алачак!

Радий Хәбиров Балтач районына эш сәфәре барышында мәктәп төзелеше белән дә танышты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Балтач районында да булды. Төбәк җитәкчесе Штәнде авылында 40 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы белән бер түбә астында 80 урынлык яңа мәктәп төзелеше белән танышты.
Әлеге белем учагы Башкортстанның 100 еллыгына планлаштырылган юбилей объектларының берсе булып тора. Аны төзү 2018 елның августында башланды. Җиһазлар һәм төзелеш эшләренең гомум бәясе 165 миллион сум тәшкил итә. Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка аша.
Хәзерге вакытта биредә бина төзү тәмамланган, мәктәп һәм балалар бакчасының эчен бизәү эшләре бара. Бинаның эчке бизәкләү эшләре тәмамланып килә.
Мәктәп директоры Линиза Нуртдинова мәктәптә укулар бер сменада алып барылачагын билгеләп үтте. Башлангыч сыйныфлар аерым блокта белем алачак. Балалар бакчасында 20шәр баладан ике төркем оештыру планлаштырыла.
Төзүчеләр, яңа мәктәп агымдагы елның 1 сентябрендә ишекләрен ачачак, дип ышандыра.
Фото:"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: