+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2020 елда - 24 яңа балалар бакчасы

Республикада өч яшькә кадәр сабыйлар өчен урыннар булдырыла.

2020 елда республикада 3 яшькә кадәрге балалар өчен 24 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Яңа урыннарның гомум саны 3890га якын булачак. Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары Владимир Путин тарафыннан расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашачак.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен төзү өчен 1,42 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Федераль бюджеттан - 1,39 миллиард сум. 2024 елга кадәр 50дән артык балалар бакчасы ачу планлаштырыла.
Яңа урыннар иске учреждениеләрне ремонтлау нәтиҗәсендә дә булдырылачак. Инде булган балалар бакчаларында капиталь ремонт үткәреләчәк, аларда янә 3080 ясле урыны булдыру каралган. Балалар бакчаларында урыннар булдыру яшь әниләргә өч еллык декрет ялы тәмамланганчы эшкә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: