+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авылларга җыр-моң тарала!

Быел республиканың 5 районына автоклублар сатып алу өчен субсидияләр биреләчәк.

Республиканың Баймак, Зилаер, Караидел, Нурман һәм Тәтешле районнарына быел халыкка хезмәт күрсәтү өчен махсус автотранспорт — автоклублар алу өчен субсидияләр биреләчәк. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты өч бүлектән тора: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Санлы мәдәният». Әлеге мөһим эш «Мәдәният» гомумдәүләт проектына ярашлы «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында тормышка аша.
Биш мобиль мәдәни комплексның гомум бәясе 23 миллион сумнан артык булачак, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Автоклублар күпфункцияле мобиль мәдәни комплекслардан тора, алар тавыш һәм ут җиһазлары, экран һәм күчмә сәхнә белән җиһазландырылган. Автоклублар ярдәме белән төбәкнең ерак районнарында һәм күрше торак пунктларда яшәүчеләр концерт программалары, бәйрәм чаралары карау мөмкинлегенә ия булачак.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: