+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа, матур, заманча!

Уфа районының Зубово авылында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын файдалануга тапшыруга әзерлек бара.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында бара.
Ике катлы яңа балалар бакчасының гомуми мәйданы 3800 квадрат метр тәшкил итә. Объектта бизәкләү эшләре тәмамланган, техника һәм җиһазлар урнаштырыла, ә балалар бакчасы территориясе уен комплекслары белән җиһазландырылган.
2020 елда республикада 24 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен төзү өчен 1,42 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Федераль бюджеттан — 1,39 миллиард сум.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: