+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мөрсәлимдә бүген зур бәйрәм!

Авыл халкы көтеп алган мәдәният йорты ишекләрен ача.

Бүген, 22 гыйнварда, Салават районының Мөрсәлим авылында өр-яңа мәдәният йортын ачу тантанасы була. Мәдәният йорты Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Бу вакыйга Мөрсәлим авылында яшәүчеләр өчен көтеп алынган бәйрәм. Чөнки әлегә кадәр Салават районының зурлыгы буенча икенче торак пунктында 1895 елда төзелгән кечкенә генә иске клуб эшләп килде һәм ул ремонтка мохтаҗ иде.
700 квадрат метрдан артык мәйданлы яңа мәдәният йортында 200 урынлык зал бар, яктылык, мультимедиа җиһазлары, мебель белән җиһазландырылган, дип билгеләп үтте. Биредә шулай ук түгәрәкләр, иҗат коллективлары, китапханә урнашачак. Яңа мәдәният учреждениесенә барлык категориядәге кешеләр — мәктәп укучылары, пенсионерлар, яшь гаиләләр йөри алачак. Хәзер клубта авыл халкының тулы канлы мәдәни-ял итү һәм спорт ялы өчен барлык шартлар да тудырылган.
Билгеле булуынча, яңа мәдәният йорты төзелеше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2018 елның көзендә Салават районына эш сәфәреннән соң башлап җибәрелде. Бу максатларга бюджеттан 50 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: