+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Виртуаль концерт заллары арта

2024 елга Башкортстанда аларның саны алтыга җитәчәк.

Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәтендә Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” төбәк проектын тормышка ашыру турында фикер алышу үтте. Сүз республика территориясендә виртуаль концерт заллары булдыру турында бара. Республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерүенчә, проект буенча Башкортстанда 2024 елга алты виртуаль концерт залы булдырылачак. Русия Мәдәният министрлыгының конкурс нигезендә сайлап алу узачак мәдәният учреждениеләренә акча бүлеп биреләчәк. Алар объектларны югары тизлекле Интернет челтәренә тоташтыру, виртуаль концерт залын кирәкле техник җиһазлар белән тәэмин итүгә, филармония концертларын даими трансляцияләүгә тотылачак.
— 2020 елда Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан конкурс нигезендә Башкортостан Республикасыннан ике җиңүче билгеләнде, алар агымдагы елда берәр миллион сум алачак. Болар —Ишембай районының һәм Сибайның Балалар сәнгать мәктәпләре, —дип белдерде ведомство җитәкчесе.
Виртуаль концерт залларын булдыру өчен проекторлар, экраннар, ноутбуклар, акустик системалар, сәхнә конструкцияләре, тиешле материаллар сатып алу, җиһазлар китертү, монтажлау эшләрен башкару планлаштырыла.
Фото:ufa.aif.ru
Читайте нас: