+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкала табиблары районнарга да чыгачак

Ике ай ярым эчендә табиб десантлары республиканың 10 шәһәрендә булып, 2685 пациентны кабул иткән.

Башкала табиблары агымдагы елда халыкны кабул итү өчен республика шәһәрләренә һәм районнарына чыгуларын дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Мәгълүм булуынча, бу максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
“Узган елның ноябреннән республика медицина үзәкләре табиблары республика шәһәрләренә барып, пациентларга тар белгечләр җитәрлек булмаган урыннарда консультацияләр үткәрүне практикалаштыра башлады. Бүген табиблар Сибайда эшли, чиратта — Салават. Табиблар бригадалары составында Республика клиник дәваханәсенең, БГМУ клиникаларының, кардиоүзәкнең, Уфаның 13нче, 18нче, 21нче дәваханәләренең, ашыгыч ярдәм дәваханәләренең, Күз авырулары фәнни-тикшеренү институтының иң яхшы табиблары бара. Башлангычны “Ана һәм бала” шәхси клиникасы да хуплады, аларның табиблары да шәһәрләргә чыга”, - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, ике ай ярым эчендә табиб десантлары 10 шәһәрдә булып, 2685 пациентны кабул иткән, аларның 110ы — стационар дәвалануга, 571е тикшеренүгә җибәрелгән. Март ахырына кадәр тар профильле табиблар янә 9 шәһәрдә булачак. 2020 елның апреленнән октябрь аена кадәр планлаштырылган чираттагы сәфәрләр циклы республиканың шәһәрләрен генә түгел, районнарын да колачлаячак.
Фото:ufa.mk.ru
Читайте нас: