+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

72 модульле ФАП сатып алынчак

Фельдшер-акушерлык пунктлар барлык таләпләргә җавап бирә.

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда быел 72 модульле ФАП сатып алу планлаштырыла. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева ассызыклавынча, 57 ФАПка акча федераль бюджеттан, 15енә республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Шулай ук 2019 елда республика адреслы инвестицион программасы исәбенә төзелә башлаган 13 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшыралачак.
Республикада барлыгы 300гә якын авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пунктын алыштырырга кирәк. Бер ФАПның бәясе 3тән 5 миллион сумга кадәр. Яңа модульле ФАПлар барлык таләпләргә җавап бирә.
Фото:ГТРК "Башкортостан".
Читайте нас: