+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп тә, балалар бакчасы да булачак!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миякә районында эш сәфәрендә.

Төбәк җитәкчесе Кыргыз-Миякә авылының “Южный” бистәсендәге халык белән аралашты. Биредә 80 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп һәм 60 урынлык балалар бакчасы төзеләчәк. Республика Башлыгы 2021 елда белем бирү учреждениеләрен төзи башлау өчен объектларны бу елда проектлый башларга кушты. Билгеле булуынча, республикада мәгариф оешмалары Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы төзелә.
Кыргыз-Миякә авылы халкы төбәк Башлыгына рәхмәт белдерде, әлеге бистәдә балалы гаиләләр күп булуы һәм балалар мәйданчыгы кирәклеге турында да әйттеләр. Радий Хәбиров биредә, һичшиксез, заманча балалар мәйданчыгы төзеләчәген ышандырды.
"Южный" бистәсендә барлыгы 777 участок, 700 участок бүлеп бирелгән, шул исәптән 550 — ташламалы категория гражданнарга. 150 йорт төзелгән дә инде. Су белән тәэмин итү системасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Электр белән тәэмин итү челтәрләре төзелеше бара. Быел монда газүткәргеч тә барлыкка киләчәк. Объектның гомум озынлыгы — 20,7 километр. Смета бәясе — 22,8 миллион сум. Бүгенге көнгә 7,4 километр газ челтәре төзелгән.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: