+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Модельле китапханәләр арта

Быел республикада заманча типтагы өч китапханә булдырыла.

23 марттан модельле китапханәләр булдыру буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. 2020 елга җиңүчеләр инде билгеле: Благовар районының үзәк китапханәсе, Дүртөйле районының Әсән авылы китапханәсе һәм Туймазы районының Кандра авылы китапханәсе. Заманча модельле китапханәләр булдыру Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит" федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Конкурста җиңүчеләр федераль бюджеттан китапханәләрне яңартуга 20 миллион сум акча алды. Һәр модельле китапханәдә укучы фәнни һәм әдәби эчтәлектәге мәгълүмати ресурслардан файдалана ала. Шулай ук мондый китапханәләрдә вакытлы матбугатның цифрлаштырылган вариантларын да уку мөмкинлеге бар.
Заманча модельле китапханәләр интернет челтәре хезмәтеннән файдалану, “Милли электрон китапханә”гә керү ноктасы булдыру мөмкинлеге бирә. Китапханәләр шулай ук элеккечә мәдәни-ял итү үзәге булып кала, анда түгәрәкләр, секцияләр эшли, лекцияләр һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәреләчәк. 2024 елга республикада заманча типтагы 20 китапханә булдыру планлаштырыла.
Фото:iz.ru
Читайте нас: