+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Капкачлар ярдәмгә ашыга!

Республика халкы ике мең тоннага якын пластик капкачлар җыеп, онкология белән авыручыларга ярдәм иткән.

“Чиста Уфа” экологик хәрәкәте волонтерлары һәм Башкортстанның меңләгән кешеләре онкология белән авыручыларга акчалата ярдәм күрсәткән. Алар моңа гади генә ысул белән ирешкән: меңләгән пластик шешә капкачлары җыйганнар һәм эшкәртүгә тапшырганнар. Бу хакта “Bash.News” чыганагы яза.
Уфада узган ел дәвамында “Капкачлар ярдәмгә ашыга” дип аталган хәйрия акциясе барды. Ул республиканың Табигатьтен файдалану һәм экология министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан хупланды. Акциянең асылы шунда, җыелган пластик капкачлар эшкәртүгә тапшырыла, ә җыелган акчалар Республика онкология диспансеры пациентлары өчен кирәкле әйберләр алуга тотыныла. Мәгълүм булуынча, әлеге акция Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында үтә.
Бер ел эчендә барлыгы 1709 кг пластик капкач җыелган, алар эшкәртүдән соң яңа көнкүреш һәм хуҗалык товарлары җитештерүгә китәчәк. Ә волонтерлар җыелган акчага онкодиспансерының паллиатив бүлеге пациентларын реабилитацияләү өчен кирәкле җиһазлар сатып алган. Якын арада алар дәвалау учреждениесенә тапшырылачак.
“Бер ел элек, 2019 елның 4 февралендә, Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көнендә безнең хәйрия акциясе старт алды. Проект дәвам итә, анда һәркем катнаша ала. Алдагы елда эшкәртүгә тапшырылган капкачлар мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итәр дип өметләнәм”, - дигән “Чиста Уфа" коммерцияле булмаган иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Елена Воробьева.
Фото:dobro.live
Читайте нас: