+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

22 балалар бакчасы да лицензия алачак

Мәсьәлә 15 февральгә кадәр хәл ителергә тиеш.

Республикада 22 балалар бакчасы 15 февральгә кадәр лицензия алачак. Бу хакта кичә республика Хөкүмәтендә узган “Мәгариф сәгате” кысаларында узган киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнур Ягафәров белдерде.
Ул узган ел республикада Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты буенча төзелгән 22 балалар бакчасын лицензияләү турында сөйләде. Шуларның 15е мәктәпкәчә белем алуга лицензия алган. Калган җидесе буенча эш дәвам итә.
Хөкүмәттә билгеләп үтелгәнчә, бу күпчелек очракта кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү һәм монтажлау белән бәйле.
"Вакытында өлгерергә тырышабыз. Лицензияләү процедурасына комачаулаучы бер проблема кала, сүз Стәрлетамак районының Загородный авылы турында бара. Хәзерге вакытта анда җир участогын милекчедән муниципалитетка тапшыру мәсьәләсе хәл ителмәгән. Мәсьәләне эшләп бетерәбез", - диде Фәнур Ягафәров.
Барлык яңа балалар бакчалары да 15 февральгә кадәр лицензия алырга тиеш.
Фото:superomsk.ru
Читайте нас: