+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Иң зур мәктәпләрнең берсе булачак!

Уфа янындагы "Миловка парк" микрорайонында 1225 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 180 урынлык балалар бакчасы төзелеше дәвам итә.

Дәүләт төзелеше матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Миловка -Башкортстанда иң зур мәктәп барлыкка киләчәк икенче торак пункты булачак. Әлеге проект беренче тапкыр Стәрлетамак шәһәре территориясендә тормышка ашырылды. Мәктәпнең гомуми мәйданы-18 мең квадрат метр. Мәктәпнең дүрт катлы бинасында 495 урынга исәпләнгән актлар залы һәм 420 урынга исәпләнгән ашханә урнашачак. Спорт залларында инвентарь, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, санузеллар, тренерлар һәм чаңгы саклау урыннары каралган. Медицина блогы табиб кабинетыннан, процедура, прививка ясау һәм стоматология кабинетларыннан торачак.
Балалар бакчасының гомуми мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артык. Социаль объект ике катлы бинадан торачак, территориядә заманча, резина өслекле балалар мәйданчыклары урнаштырылачак.
Әлеге социаль объектлар төзелеше 2019 елның октябрендә башланган иде. Балалар бакчасы буенча төзү-монтаж эшләрен 2020 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла, ә мәктәп төзелеше 2021 елның 3-4 кварталында тәмамланачак. Балалар бакчасын төзү Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: