+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Борайда яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты

Мәктәпкәчә мәгариф оешмасында барлык уңайлыклар тудырылган, хәтта лифт та бар.

Шушы көннәрдә Борай районында 95 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле сабыйлар өчен дә тәгаенләнгән. Бу җәһәттән бакчада барлык уңайлыклар тудырылган, хәтта лифт та бар.
Биредә иске балалар бакчасы 2018 елда ябылган. Яңасын төзү республиканың 100 еллыгына туры китерелгән һәм әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган.
Бүген исә “Салават күпере” янә сабыйларны җыя. Мәктәпкәчә учреждениедә 5 төркем, шулай ук 2 ясле төркеме булачак. Балалар бакчасы өчен продуктларны җирле җитештерүчеләрдән сатып алырга планлаштыралар.
Белгечләр ассызыклавынча, Борайда хәзерге вакытта мәктәпкәчә учреждениеләргә чират мәсьәләсе хәл ителгән. Авылда тагын 4 балалар бакчасы бар.
Башкортстанда узган елда 20дән артык балалар бакчасы сафка кертелгән. Быел тагын 22се ачылачак һәм ремонтланачак.
Фото:bash.news
Читайте нас: