+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бассейнда йөзүләре күңелле!

Республиканың 16 муниципалитетында һәм шәһәрендә бассейннар төзеләчәк.

Бассейннар Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектын һәм “Спорт — тормыш нормасы" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында төзеләчәк.
Бүген мондый спорт корылмалары республиканың 16 муниципалитетында һәм шәһәрендә юк. Ел саен төбәктә ике-өч яңа бассейн төзергә планлаштырыла.
Бассейннар белән берләштерелгән физкультура-сәламәтләндерү комплексларын 16 муниципаль берәмлектә төзү программасы узган елда ук төбәк Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча эшләнгән иде. Ә Яңа ел башыннан республика муниципалитетларында бассейннар төзү программасын гамәлгә ашыруга керештеләр дә инде.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, куелган бурычларны тормышка ашыру максатларында ведомство ике типик проект — 4-6 юллы бассейны һәм спорт залы булган ике катлы физкультура-савыктыру комплексы яисә шундый ук комплекс һәм аерым боз шугалагы эшләргә тәкъдим итте.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: