+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Инорста — яңа бассейн

Аның 25 метрлы бассейнында йөзүгә балаларны өйрәтәчәкләр.

Кичә, 5 февральдә, Уфа шәһәренең “Инорс” микрорайонында беренче спорт йөзү үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – корылтай депутатлары катнашты.
Өр-яңа йөзү үзәгендә, яшьләренә карамастан, барлык теләүчеләр дә йөзә һәм ял итә ала. Комплексның беренче катында дүрт юллы бассейн, вестибюль, гардероб, табиб кабинеты, төрле административ бүлмәләр, тренерлар, персонал өчен, киенү-чишенү, душ бүлмәләр бүлмәләре, лаборатория урнашкан. Объектның мәйданы – 3000 квадрат метр.
Республикада 2024 елга кадәр республиканың барлык шәһәрләрен һәм районнарын бассейннар белән тәьмин итү планлаштырыла. Әле башлангыч Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы “Спорт – яшәү нормасы” төбәк проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: