+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кузнецов Затоны сабыйлары бүген шатлык кичерә!

Уфада яңа балалар бакчасы ачылды

Бүген, 7 февральдә, Уфа шәһәренең Кузнецов Затоны бистәсендә өр-яңа балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 759 квадрат метрлы әлеге бина 150нче балалар бакчасының икенче корпусы буларак ачылды. Балалар бакчасын төзү Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Балалар бакчасы дүрт төркемгә, шул исәптән ясле яшендәгеләргә дә исәпләнгән. Төркемнәрдән тыш балалар бакчасында музыкаль зал, медицина кабинеты һәм азык-төлек блогы урнашкан. Балалар бакчасы территориясендә дүрт беседка, комлыклар, таганнар һәм сабыйлар өчен башка җиһазлар бар.
Бакчада тәүлек әйләнәсенә сак хезмәте эшли, ул видеокүзәтү белән тулысынча җиһазландырылган, бинага керү магнит ачкычлары буенча башкарыла. Моннан тыш бина заманча янгын системасы белән җиһазландырылган.
Фото:resbash.ru
Читайте нас: