+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Стәрлетамак 3нче дәваханәсенең балалар бүлеге ремонттан соң ачылды.

Максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Балалар бүлеген ачу тантанасында республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Ирина Кононова һәм Игорь Засядкин, шулай ук шәһәр хакимияте җитәкчеләре катнашты. Дәваханә хезмәткәрләре һәм кечкенә пациентларның әти-әниләре биредә зур эш башкарылуын билгеләп үттеләр - тәрәзә блоклары, җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, электр үткәргечләрне тулысынча алыштырылган, яңа җиһазлар сатып алынган. Балалар бүлегенең интерьеры чагу, күңелле, пациентларны савыктыруга рухландыра. Медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы эш шартлары тудырылган, киенү-чишенү бүлмәләре, туклану бүлмәләре бар. Участок педиатрлары хәзер яңа компьютерларда эшләячәк.
Поликлиникага 8900 бала беркетелгән. Бүгенге көндә барлык участоклар да табиблар һәм фельдшерлар белән комплектланган, тар белгечләр дә бар.
Фото:mgazeta.com
Читайте нас: