+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәпле дә, бакчалы да булдылар!

Әбҗәлил районының Тупак авылы халкы бу көнне күптәннән көтте.

Биредә өр-яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
“Башкортстанның 100 еллыгына 100 объект " программасына ярашлы, объект 2018 елда ук төзелә башлаган иде. Белем учагы Таштимер урта мәктәбенең филиалы булып тора һәм аның башлангыч һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе бар. Яңа ачылган мәктәп һәм балалар бакчасы заманча таләпләргә җавап бирә, балалар төпле белем һәм тәрбия алсын өчен барлык шартлар да тудырылган.
Мәктәп - 120, балалар бакчасы 60 урынга исәпләнгән. Мәгариф учреждениесенең кадрлар составына килгәндә, биредә 14 педагог һәм 7 мәктәп хезмәткәре, шулай ук 9 балалар бакчасы хезмәткәре эшли.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: