+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кузнецов Затоны бистәсендә төзелеш башлана

Тиздән биредә 260 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы барлыкка киләчәк.

Шушы көннәрдә Уфаның Киров районында урнашкан Кузнецов Затоны бистәсендә 150нче балалар бакчасы филиалы ачылды. Тиздән биредә 260 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка киләчәк. Төзелеш быел Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башланачак.
Яңа балалар бакчасы, шулай ук техник подвал белән өч катлы булачак. Дәүләт төзелеше рәисе урынбасары Артем Ковшов ассызыклавынча, мондый объектларны төзүнең норматив срогы 14 ай тәшкил итә. Төзелешне 2021 елның дүртенче кварталында тәмамлау һәм бакчаны ачу планлаштырыла. Әйткәндәй, Кузнецов Затоны бистәсе көннән-көн үсә, шуңа күрә биредә балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. 260 урынлык мәктәпкәчә мәгариф оешмасы сабыйларга урын җитмәү мәсьәләсен беркадәр хәл итәчәк.
Фото:ufa.mk.ru
Читайте нас: