+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2020 елда — 27 мәгариф объекты

Республикада балалар бакчалары, мәктәпләр “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.

Башкортстанда Республика адреслы инвестицион программасы кысаларында агымдагы елда 47 объект төзеләчәк. Аларның 27се — Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында төзеләчәк мәгариф объектлары, дип хәбәр итте чираттагы “Төзелеш сәгате” киңәшмәсеендә Дәүләт төзелеше рәисе Марат Әхмәдуллин.
Уфа янындагы Чесноковка бистәсендә 640 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланып килә. Туймазыда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше графиктан алда бара. Тагын 16 мәктәпкәчә учреждение фундамент эшләре стадиясендә.
Дәүләт төзелеше рәисе сүзләренә караганда, быел Нефтекама шәһәрендә һәм Булгаково авылында 1225 һәм 825 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзелеше башланачак. Аларны файдалануга тапшыру 2021 елга билгеләнгән.
Фото:apkrb.info
Читайте нас: