+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өр-яңа бакча ишекләрен ачты!

Уфа районының Зубово авылында бүген 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.

Мәктәпкәчә учреждение Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Ике катлы яңа балалар бакчасының гомум мәйданы 3800 квадрат метр тәшкил итә. Финанслау күләме — 200 миллион сумга якын. Аны ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров катнашты. Ул барлык эшләрне тәмамлау барышын шәхсән үзе контрольдә тотты.
— Бу — бик мөһим объект, чөнки Уфа районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урыннар җитми. Балалар бакчасы нәкъ шушы проблеманы хәл итә. Кызганычка каршы, балалар бакчасына барырга теләүчеләр саны 260тан күбрәк. Шуңа карамастан, республикада бүген шактый күп социаль объектлар төзелүе әлеге проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән, — диде Андрей Назаров.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: