+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Санлы дәрес” бик кызыклы үтте

Анда мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин катнашты.

Шушы көннәрдә республика инженерлык лицей-интернатында "Шәхси ярдәмчеләр" темасы буенча “Санлы дәрес” үтте. Анда мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин катнашты. Бу башлангыч Санлы үсеш министрлыгы һәм "Яндекс" компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Проектның максаты — мәктәп укучылары арасында математик юнәлештә үсәргә теләүчеләрне ачыклау, киләчәктә югары технологияләр һәм программалаштыру буенча укырга ният итүчеләрне билгеләү.
— Без санлы җәмгыятьтә яшибез. Шуңа күрә бүген мәгариф системасы алдында торган төп бурычларның берсе — санлы трансформация, - дип мөрәҗәгать итте балаларга Айбулат Хаҗин. — Хәзер безнең илдә "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында "Санлы белем бирү мохите" проекты гамәлгә ашырыла: без мәктәпләрне яңа техника белән тәэмин итәбез, укытучыларны укытабыз.
Үзенең чыгышында Айбулат Хаҗин, шулай ук, мәктәпне җиһазландыру гына аз булуын, яңа техниканы кирәкле ИТ-проектлар булдыру өчен куллана белергә кирәклеген билгеләп үтте. "Санлы дәресләр" әйдәп баручы технологик компанияләрдә белем алу мөмкинлеге бирә. Безнең төбәкнең үзенчәлеге шунда: республиканың барлык мәктәпләре дә “Санлы дәрес” проектында катнашачак.
“Яндекс” компаниясенең мәгариф башлангычларына булышлык итүне үстерү директоры Дмитрий Растворов әйтүенчә, республикада ике проект гамәлгә ашырыла. Алар “Яндекс лицей” һәм “Яндекс дәреслек” буларак билгеле.
Фото:Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан
Читайте нас: