+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Инорста яңа балалар бакчасы ачылды

Мәктәпкәчә мәгариф оешмасы дүшәмбедән сабыйларны кабул итә башлаячак.

Уфаның “Инорс-4” бистәсендә 58нче яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды һәм ул дүшәмбедән сабыйларны кабул итәчәк.
Балалар бакчасы мөдире Әлфия Гыйльметдинова бүген республика Башлыгы Радий Хәбировны мәктәпкәчә мәгариф оешмасы белән таныштырды. 345 урынга исәпләнгән балалар бакчасы 600гә якын бала йөриячәк. Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин белдерүенчә, мондый хәл, беренче чиратта, Калинин районы балалар бакчаларында урыннар җитмәүгә бәйле. Бүгенге көндә 4000нән артык бала чиратта тора.
Яңа объект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде. Ул 299,2 миллион сумга төшкән. Шуларның 228,6 миллион сумы – федераль бюджет, 60 миллион сумы – республика бюджеты, 10,6 миллионн сумы – шәһәр бюджеты акчалары. Балалар бакчасының өч катында 15 төркем урнашачак. 30 тәрбияче, 22 кече тәрбияче, өч музыка җитәкчесе, физик культура буенча инструктор, өч шәфкать туташы эшләячәк.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: