+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дзюдочылар Русия беренчелеге медальләре өчен көрәшә

Бәйгеләр Стәрлетамак шәһәрендә бара.

Стәрлетамак шәһәрендә 18 яшькә тиклем егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Русия беренчелеге (КАТА) үтте.
Анда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Пенза, Омск, Томск, Төмән, Ырынбур өлкәләреннән һәм безнең республикадан 46 спортчы (23 пар) катнашты. Турнир программасында "нагэ-но-ката", "катамэ-но-ката" юнәлешләре буенча ярышлар оештырылды.
"Катамэ-но-ката" юнәлеше буенча беренче урынны Герман Савченко һәм Марк Слиозберг (Санкт-Петербург), икенче урынны – Ираклий Есебуа һәм Алексей Сидельников (Мәскәү), өченче урынны Борислав Хәмидуллин һәм Святослав Хәмидуллин (Ырынбур) алдылар.
"Нагэ-но-ката" юнәлеше буенча беренче урында – Иван Федоров һәм Егор Гаязов (Мәскәү), икенчедә – Денис Кулагин һәм Никита Горбатов (Пенза), өченчедә – Николая Жихарев һәм Ярослав Жихарев (Санкт-Петербург).
15 -16 февральдә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында дзюдо (ката) буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар “нагэ-но-ката”, “катамэ-но-ката”, “дзю-но-ката”дисциплиналары буенча узачак.
Ярышлар Владимир Путинның май указлары белән расланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы, "Спорт – тормыш нормасы" юнәлеше буенча оештырыла.
Фото:sterlitamak.ru
Читайте нас: