+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авылларда юллар төзекләнә

2024 елга кадәр үзәк урамнар ремонтланачак.

Башкортстанда “Туган урам” программасы буенча 2024 елга кадәр авыллардагы (1 мең кешедән артык халкы булган) үзәк урамнарның 564 километрын, ә агымдагы елда 112,9 километрын планлаштырыла. Максатлы эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
2019 елда республиканың Юл фонды 691 миллион сумга программа финанслады. 58 торак пунктта 95 километр юл ремонтланган.
Шулай ук 2019 елда 1291 километр подъезд юлы салынды. План Иглин, Кырмыскалы, Шаран, Ишембай районнарында үтәлмәгән.
Агымдагы елда 1745 километр юл салу планлаштырыла. Эшләр 1 июньдә башланачак.
Фото:"Башинформ"
Читайте нас: