+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2 ай эчендә — 200 сертификат

Стәрлетамакта муниципаль балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителмәгән балаларга махсус сертификатлар бирелә.

Стәрлетамакта 2 ай эчендә 200 бала шәхси балалар бакчаларына бару өчен сертификатлар алды. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбердин белдерде.
Мәгълүм булуынча, ноябрьдә Стәрлетамакта “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты" проектын апробацияләү башланды. Сертификат муниципаль балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмәгән 2 айдан 3 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә шәхси мәктәпкәчә мәгариф оешмасында урын алу хокукы бирә. Сертификат бәясе аена бер бала өчен 6 мең сум тәшкил итә, алар республика һәм урындагы бюджетлардан шәхси бакчаларга керә. Ата-аналар бала өчен аена 2 476 сум түли.
Республикада "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла. Сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү дә шушы максатлы проектка ярашлы тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 200 сертификат бирелгән дә инде. Проектка дүрт шәхси балалар бакчасы кушылды, 1 апрельгә тагын ике бакча кушылачак.
Илдар Мәүлетбердин ассызыклавынча, ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү сертификатларын уңай бәяләгән. Проектны яңа уку елы башыннан киңәйтү планлаштырыла. Әлеге проектка Уфа һәм Уфа районының 25 белем бирү оешмасы кушылырга теләк белдергән. Иглино районы хакимияте белән дә эш алып барыла, анда 2 яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларына ихтыяҗ зур.
Читайте нас: