+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстан алдынгылар арасында

Республикада күпбалалы гаиләләр өчен ипотека каплауга 450 мең сум субсидия алу буенча Русиядә икенче урынны алды.

Билгеле булуынча, узган елның 25 сентябреннән Русиядә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү программасы эшли, аның нигезендә алар ипотека түләүгә 450 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Дәүләт программасы 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә исәпләнгән.
Дәүләт программасы операторы – ДОМ. РФ компаниясе мәгълүматларына караганда, күпбалалы гаиләләргә мондый түләү алу өчен хупланган гаризаларның күбесе Мәскәү өлкәсенә туры килә – 2,1 мең уңай карар. Биредә ипотека кредитларын каплауга барлыгы 937 миллион сум акча түләнгән. Икенче урында Башкортстан килә. Республикада 573 миллион сумлык ипотека буенча 1,3 мең гариза хупланган. Өченче урында Свердловск өлкәсе — 517 миллион сумлык 1,2 мең уңай карар.
Фото:pnp.ru
Читайте нас: