+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Безнекләр булдыра!

Ил башлыгы тимераякта узышучы спортчыларны Солт-Лейк-Ситида узган дөнья чемпионатында куйган рекордлары уңаеннан котлады.

Русия Президенты Владимир Путин тимераякта узышучы спортчылар Павел Кулижниковны һәм Наталья Воронинаны Солт-Лейк-Ситида узган 2020 елгы дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары һәм куелган рекордлары белән котлады. Телеграммалар бүген, дүшәмбе көнне, Кремль сайтында басылып чыкты.
"Сезне триумф белән котлыйм. Сез җаваплы бурычларны бик яхшы башкардыгыз, ышанычлы чыгыш ясадыгыз 1000 метр дистанциягә яңа дөнья рекорды куеп, икеләтә алтын медаль яуладыгыз", - диелә Президентның Кулижниковка котлау телеграммасында.
Владимир Путин шулай ук 5000 метр дистанциядә җиңү яулаган Наталья Воронинаның осталыгын һәм искиткеч чыгышын билгеләп үтте. "5000 метр дистанциягә йөзү ярышларында сез чын чемпионлык сыйфатларын, искиткеч әзерлек һәм осталык күрсәттегез. Танылган көндәшләрне узып, яңа дөнья рекорды куйдыгыз. Афәрин!"- дигән дәүләт башлыгы.
Аерым дистанцияләрдә тимераякта шуу спорты буенча дөнья чемпионаты дүшәмбе көнне Солт-Лейк-Ситида (АКШ, Юта штаты) тәмамланды. Русия җыелма командасы, 12 медаль яулап, тарихта иң яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Фото:news.sportbox.ru
Читайте нас: