+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өр-яңа музыка мәктәбе тиздән ишекләрен ача!

Ул республикада заманча итеп төзелгән беренче музыка мәктәбе булачак.

Агымдагы елның мартында Уфаның Затон бистәсендә Әдһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбе ачылачак. 150 бала исәпләнгән мәктәпнең гомум мәйданы 1600 квадрат метр.
Уен коралларында уйнау һәм хор белән җырлау өчен тавыш изоляциясе булган кабинетлар, бию сыйныфлары, лифтлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлы мохит, уен кораллары — болар барысы да тиздән ачылачак яңа корпуста булачак.
Төзелеш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Шулай ук быел Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында - 100, Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында 120 урынлык музыка мәктәпләре төзелешен проектлау башланды.
Фото: utv.ru
Читайте нас: