+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тирә-ягыбыз матур булсын!

Балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк һәм урам утлары, резина җәймә, тротуар плиткасы – болар барысы да тиздән Уфада үтәчәк “Ихата. Парк. Сквер. 2020” күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Башкалада 26-28 февральдә Русия сәнәгать форумы кысаларында Ихата. Парк. Сквер. 2020” күргәзмәсе үтәчәк. Чара Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Күргәзмә Уфаның ВДНХ-Экспо павильоннарында оештырылачак. Биредә республика җитештерүчеләренең шәһәр мохитен төзекләндерү элементларын күрергә мөмкин булачак.
- Тиздән янә ихаталарны төзекләндерү сезоны башланачак. “Башкортстан ихаталары” программасын үтәү өчен җаваплы муниципалитетларның җирле җитештерүчеләргә йөз тотуы бик мөһим. Күргәзмәдә Башкортстаннан 30дан артык җитештерүче катнашачак: Уфа, Кумертау, Нефтекама, Белорет, Ишембай, Туймазы шәһәрләреннән һәм республика районнарыннан, - дип ачыклык керттеләр республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Башкортстан җитештерүчеләре үз продукцияләрен даими камилләштерә. Монда - балалар һәм спорт мәйданчыклары, кече архитектура формалары, парк һәм урам утлары, резина җәймә, тротуар плиткасы һәм башкалар керә. Күргәзмәдә алар төрлесеннән тәкъдим ителәчәк.
Фото:m.progorod33.ru
Читайте нас: