+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юллар имин булсын!

Агымдагы елда республикада 1900дән артык юл объектында ремонт һәм төзү эшләре планлаштырыла.

2020 елда республиканың автомобиль юлларын тәртиптә тотуга – 4,6 миллиард сум, ремонтка һәм капиталь ремонтка – 5,9 миллиард сум, төзелеш һәм реконструкцияләүгә - 4,2 миллиард сум юнәлдереләчәк. 2 мең километрдан артык юл ремонтланачак, 45 километрга якын яңа юллар төзеләчәк һәм 40 күпер кичүе ремонтланачак. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде.
Агымдагы елда Башкортстанның Юл фонды 19 миллиард 116 миллион сум тәшкил итте, шуларның 1,78 миллиард сумы — федераль бюджеттан.
Фонд күләме сизелерлек артачак — федераль казнага 9,6 миллиард сумга гариза җибәрелгән.
Шул исәптән Владимир Путинның май указлары белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында да төбәк 1,5 миллиард сум акча алачак.
Фото:bash.news
Читайте нас: