+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш” форумы узачак

Республикада икенче тапкыр оештырылучы чарада мәктәп тормышына бәйле бик күп мәсьәләләр күтәреләчәк.

28 февральдә узачак форум кысаларында җиде мәйданчык оештырыла, анда мәктәп медицинасы, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, белем һәм тәрбия бирү өчен психологик яктан уңайлы мохит булдыру буенча фикер алышачаклар. Шулай ук бердәм үрнәктәге мәктәп формасын кертү, укучыларны диспансерлаштыру, мәктәп стоматологиясе, хәвефсез Интернет, сәламәт яшәү рәвеше, балалар ялы һәм башка юнәлешләр буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылачак.
Әлеге мөһим чарада мәктәп, укучылар тормышына кагылышлы барлык төп мәсьәләләр дә каралачак.
Форумда 700дән артык кеше: мәктәп директорлары, мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчеләре, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә.
Башкортстанда "Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп проектында 1 814 унынчы сыйныф укучысы катнаша, аларны укыту өчен 300гә якын укытучы җәлеп ителгән. Узган елның 1 сентябреннән республиканың 71 мәктәбендә проект кысаларында дәресләр үткәрелә башлады. Аның төп максаты — өлкән сыйныф укучыларының үз максатларына ирешүен һәм олы тормышка аяк басуга әзерлеген арттыру.
Әлеге мөһим чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото:allufa.ru
Читайте нас: