+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Стоматологлар районнарга чыга

Агымдагы елда стоматология модуле эше республиканың 11 районында дәвам итәчәк.

Төбәк авылларда стоматология ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру максатыннан, Республика стоматология дәваханәсенең стоматологлар бригадалары республиканың олы яшьтәге кешеләренә һәм балаларга дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү өчен быел да районнарга чыга. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерә.
2019 елда күчмә стоматология модуле 12 тапкыр районнарга чыккан. Шулай ук Белорет маршруты буенча да стоматологлар “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясендә катнашкан. Барлыгы 2019 елда 2411 гражданга, шул исәптән 958 балага стоматология ярдәме күрсәтелгән. Агымдагы елда стоматология модуле эше республиканың 11 районында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында дәвам итәчәк. Әлеге мөһим эш Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
2019 елда медицина оешмалары тарафыннан амбулатор шартларда 16952 операция үткәрелгән, шул исәптән авыл халкына - 3352. Стоматология дәваханәләре тарафыннан яман шеш авыруларының 12 очрагы, 2018 елда - 17 очрак ачыкланган.
2020 елда барлык дәүләт стоматология дәваханәләрен медицина һәм техник корылмалар белән җиһазландыру дәвам итәчәк. Шул исәптән Белорет, Дуван, Кумертау, Сибай төбәкләре өчен дүрт күчмә стоматология модуле сатып алыначак. Кайбер медицина оешмаларын санлы ортопантомографлар, шулай ук аутофлуоресцент стоматоскопия үткәрү өчен аппаратлар белән тәэмин итәчәкләр.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: